“Кол Шәриф” мәчете төзелә башлауга 25 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

09 март 2021 ел 17:05
“Кол Шәриф” мәчете төзелә башлауга 25 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

2021 елның 11 мартында “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Буыннарның чынга ашкан хыялы” күргәзмәсен ачу тантанасы уза. Күргәзмә “Кол Шәриф” мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышлана.

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Н. И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештыра.

Экспозициядә архитекторлар А.Саттаров һәм И. Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы автор модельләре һәм эскизлары тәкъдим ителгән. Алар мәчетнең беренчел образын барлыкка китергәндәге хезмәтне чагылдыра. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан бирелгән документлар шулай ук җәмгыять һәм Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең "үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер" төзелешенә аерым игътибар бирүен дәлилли. Моннан тыш, мәчетнең беренче имамы З.Галиуллинның, Татарстан Архитекторлар берлеге рәисе Ф. Зәбированың, «Казан Кремле» баш архитекторы Р. Зәбировның фотосурәтләре һәм документлары мөселман гыйбадәтханәсен торгызу процессын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Әлеге күргәзмәне оештыру вакытында “Кол Шәриф” мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны торгызырга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан нинди яклау табуын күрсәтергә булыша.

"Кол Шәриф" мәчете – татар халкының рух ныклыгы һәйкәле һәм заманча мөселман архитектурасы җәүһәрләренең берсе.

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана