Мөфти Дагыстанның танылган дин галиме Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән очрашты

15 март 2021 ел 14:21
Мөфти Дагыстанның танылган дин галиме Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән очрашты

Бүген, шәгъбан аеның 2-нче көнендә (15-нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мөхтәрәм кунак – Дагыстан Республикасының танылган дин галиме Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән күреште. Очрашуда күренекле дин әһеле белән бергә шулай ук Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Магомед Мөслимов катнашты. Сүз Татарстан һәм Дагыстан мөфтияте белән хезмәттәшлек, уртак планнар һәм чаралар хакында барды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтияте белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Сәхих-әл Бохариның» Зияветдин әд-Дагыстани кыскарткан хәдисләр җыентыгының рус телендә нәшер ителгән басмасы белән таныштырды. Әлеге китап үз эченә 1500 хәдисне һәм аның аңлатмаларын сыйдырган. Камил хәзрәт әлеге басманы әзерләүнең тарихы, аның бүгенге көндәге әһәмияте, төп темалары белән таныштырып үтте. Китапта дин нигезләре, гыйбадәт, никах, сәүдә мөнәсәбәтләре, әдәп-әхлак һ.б. мәсьәләләр буенча ышанычлы хәдисләр бирелә, җыентыкны XIX гасырда яшәгән мөселман галиме Гомәр Зияуддин әд-Дагыстани төзегән.

Мөфти хәзрәт “Сәхих әл-Бохари”ның ни өчен нәкъ менә “Зубдат” варианты сайлап алынуына тукталды: “Моннан биш ел элек Махачкалада ике күренекле татар хәзрәте Баязит Хәйруллин һәм Зәйнулла Рәсүлев исемнәрен йөрткән мәчетләр ачкан идек. Шушы сөенечле вакыйгаларга җавап итеп рухи бүләк ясарга теләдек. Китап Россия дини мирасын торгызуда бәяләп бетергесез зур хезмәт булып тора һәм Россия мөселманнарына хак сөнни традицияләрне һәм ышанычлы хәдисләрнең мәгънәләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Тиздән, 27-нче мартта, китап Махачкалада киң җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә ике республиканың мөфтиләре катнашында тәкъдим ителәчәк”.

Мөфти хәзрәт танышу өчен кунакларга китапны бүләк итеп бирде һәм Дагыстан Республикасында узачак беренче рәсми презентациягә чакырды.

Дин белгече Мөхәммәдрәсүл Саадуев беренче тапкыр Казанга килүе һәм сәфәрен Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән танышудан башлавын белдерде. Камил хәзрәт бик теләп нәзарәтнең нәшрият, мәгариф, социаль эшчәнлеге, күп тармаклы юнәлешләре турында сөйләде, яшьләр эшләре һәм спорт юнәлешендәге активлык белән таныштырып узды.

Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Магомед Мөслимов нәзарәтнең төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеген югары бәяләде һәм якын көннәрдә кунакны Кол Шәриф мәчете, Болгар шәһәре музей-тыюлыгы, Ак мәчеткә экскурсиягә алып барырга, Чистайда Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави каберен зиярәт кылырга теләвен җиткерде. Дин әһеле Болгарда Пәйгамбәребезнең ﷺ чәч бөртеген, иң зур басма Коръәнне күрергә тели.

Магомед Мөслимов шулай ук дин кардәшләребезнең Рамазан-шәриф аена әзерләнүе уңаеннан Татарстан мөселманнарына бүләк ясарга теләвен җиткерде. Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ураза аенда 30 көн дәвамында 70 шәкерт өчен ифтар оештырырга сүз бирде. Авыз ачу мәҗлесләре вәкиллек тарафыннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кызлар бүлеге өчен үткәреләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана