Нәзарәт халык арасында эчкечелеккә каршы дәгъват алып бара

15 март 2021 ел 16:44
Нәзарәт халык арасында эчкечелеккә каршы дәгъват алып бара

Бүген, Шәгъбан аеның 2-нче көнендә (15-нче мартта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында дәгъват юлы белән эчкечелекне профилактикалау» темасына видеоконференция рәвешендә түгәрәк өстәл уздырды. Фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Габбас хәзрәт Шляпошников, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең тоткыннар белән эшләү буенча дәгъват бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, профессор, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының наркология курсы белән психиатрия кафедрасы, РФ атказанган табибы Ләйлә Шәйдукова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «Республика наркология диспансеры» поликлиникасы буенча баш табиб урынбасары Илмира Камалиева һәм башкалар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән беренче булып экспертларны Габбас хәзрәт Шляпошников сәламләде. Ул катнашучыларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эчкечелекне булдырмауга каршы юнәлтелгән тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, халыкта исерткеч эчемлекләргә карата тискәре караш, алкоголь кулланып проблемаларны хәл итүгә яки ял вакытыңны үткәрүгә карата начар фикер тудыруга махсус программа ярдәм итәчәк:

– Ислам алкоголь куллануны гына түгел, аның белән бәйле булган бар нәрсәне дә катгый тыя, чөнки күп кенә проблемалар нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында килеп чыга. Аны җитештерү, сатып алу, сату, тарату, эчү, кешегә бирү, йөртү, исерткеч кулланучы кеше белән утыру мөселман кешесе өчен кабул ителмәслек күренеш булып тора. Коръәндә әйтелгән: “И, иман китерүчеләр! Хәмер, отышлы уен, (табыну өчен) тораташлар һәм фал уклары – шайтан гамәлләреннән булган шакшылык. Болардан ерак торыгыз, бәлки, сез (Аллаһның газабыннан котылып,) уңышка ирешерсез” (“Әл-Маидә” (Табын) сүрәсе, 90-нчы аять), – дип ачыклык кертте Габбас хәзрәт.

Моннан тыш, хәзрәт педагогик кадрлар, укучылар, ата-аналар белән эшне көчәйтү, яшүсмерләр арасында бәйлелекне профилактикалау буенча хокук саклау, медицина һәм башка органнар белән уртак эш алып бару кирәклеген ассызыклады.

Аннары үз компетенцияләре кысаларында түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары докладлар белән чыгыш ясады.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Диния нәзарәте белгечләрен алкоголь продукциясе, сыра, тәмәкене куллануны профилактикалау һәм Татарстанда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеменә кертте.

Хөкүмәт комиссиясе утырышы планы кысаларында 2021 ел дәвамында ТР Диния нәзарәте белгечләре программа буенча халык өчен эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуның зыяны турында тематик лекцияләр уздырачак, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, шулай ук начар гадәтләргә каршы көрәш буенча тәҗрибәсе булган танылган белгечләр һәм кешеләр белән очрашулар уздырачак, «риск төркеме»ннән килгән яшьләр белән индивидуаль эш алып барачак, спорт чаралары оештырачак, медицина һәм мөселман дини уку йортлары студентларыннан волонтерлык эшен көчәйтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана