Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә дин кардәшләр белән очрашу үткәрде. Камил хәзрәт халыкка үгет-нәсыйләрен җиткерде, Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып вәгазь сөйләде. Очрашу барышында шулай ук Түбән Кама мөхтәсибәте вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов бүген көн дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясады, аерым алганда, аэропортта һәм хастаханәдә намаз бүлмәләре ачылу хакында таныштырып узды. Очрашудан соң ифтар мәҗлесе үтте. Анда 400 ир-ат катнашты.
Мөфти Түбән Камада халык белән очрашу үткәрде
15 март 2024 ел 18:57
Соңгы яңалыклар
“1100-еллык”ка багышлап “Россия музейларында ислам мирасы” конференциясе уза
08 декабрь 2022 ел 10:30
Игътибар! Нәзарәт кисәтә: “Грант Alif” компаниясенең ислам ипотекасы турындагы мәгълүматы дөреслеккә туры килми!
07 декабрь 2022 ел 19:11
Татарстан мөфтие: “Дини һәйкәлләрне саклау – халыкларның үз-үзләрен танып белү факторы”
07 декабрь 2022 ел 13:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы