28 июльдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә "Гаилә" мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен зур бәйрәм уздырыла. Хәйрия чарасы - балалар гаетендә теләгән һәркем катнаша ала. Оештыручылар бәйрәмгә килгән һәркемгә кызыклы булсын өчен тырышалар. Бу көнне балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырыла. Балалар күңелен күрер өчен аниматорлар, аквагримерлар чакырылган, батутлар куелачак. Моннан тыш нәниләрне тәм-томнар белән сыйлау да каралган.
Балалар өчен оештырылган гает бәйрәме сәгать 13.30да башлана.