23 июльдә Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә мәхәллә активы өчен зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Анда 80 нән артык мәчет әһеле катнашты. Аларның күпчелеген яшьләр, шул исәптән “Сәләт” лагерында тәрбияләнүчеләр тәшкил итте. Шулай ук мәҗлескә башка мәчетләр имамнары да чакырылган иде.
Мәчеттә мондый күмәк дини чаралар уздыру традициягә кергән. Ошбу хакта мәчет имам-хатыйбы, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Әлхәмделилләһ, мәхәллә активы өчен ифтар мәҗлесе ел да зурлап үткәрелә. Аңа мәчеткә йөрүче бабайларыбыз, балалар һәм егетләр чакырыла. Менә быел да 80 нән артык кеше катнашты. Бу инде мәчетебез әһелләренә Рамазан ае уңаеннан күрсәтелгән бер хөрмәт булды.”