28 июльдә Ураза гаете уңаеннан Балтачта хәләл ярминкәсе уздырыла. Татарстандагы бердән-бер “Балтач” дип аталган Хәләл индустриаль паркына хәләл товарлар җитештерүчеләр җыелачак. Россия, Татарстан эшкуарлары ит һәм сөт ризыклары, кондитер эшләнмәләр, авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарларны тәкъдим итәчәкләр.
Шулай ук бу көнне концерт була, конкурслар, хәйрия акцияләре оештырыла, дөрес туклану хакында вәгазьләр сөйләнеләчәк.
“Хәләл күргәзмә. Балтач -2014” ярминкәсен “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе, ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты, “Балтач” хәләл индустриаль паркы уздыра.
Ярминкәгә кагылышлы сораулар белән оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 527-66-49.