"Гаилә" мәчете мәхәлләсе мөселманнары тәравихка йөри

04 июль 2014 ел 15:39
"Гаилә" мәчете мәхәлләсе мөселманнары тәравихка йөри

"Гаилә" мәчетендә ифтар ашлары уздыру дәвам итә. Мәхәллә мөселманнары тәравих намазларына да бик актив йөри. Ахшам намазы алдыннан татар һәм рус телләрендә сөйләгән вәгазендә Татарстан мөфтие урынбасары,  мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә. "Эссе көннәрне дә күрдек, Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга сабырлык бирсен, савабын бирсен,- дип ул үткән кичне уразаның шартларына тукталды.- Һәр гыйбадәтнең шартлары булган кебек уразаның да шартлары бар. Ул һәр кешегә фарыз түгел. Аны түбәндәгеләргә тоту мәҗбүри: 1) мөэмин-мөселманнарга; 2) акылы булган кешеләргә; 3) балигъ булганнарга; 4) физик мөмкинлеге булганнарга..." Вәгазьдән соң мөселманнар ахшам намазы укыды, аннары ифтар табыны артында сый-нигъмәт белән сыйлангач, тәравих намазы гыйбадәтен кылу өчен кабат намаз залына чыкты. 

Нәүбәхәр Кәбирова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана