2 июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган вәгазьче һәм имам Касыйм Нуруллинның җәмәгате Зәйнәп апа янына барып, аны рамазан белән котлады, хәлләрен белеште. Мөфти Зәйнәп апага мәрхүм иренең хыялы тормышка ашуы хакында җиткерде. Казанда ТР МДН күзәтүендә эшләячәк Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге рәсми теркәлү үтте. Үзәк кайсы милләттән һәм диннән булуларына карап тормастан, иреккә чыкканнар белән эшләячәк. Аларга кабат җәмгыятьтә үз урыннарын булдырырга, эш табарга ярдәм итәчәкләр һәм иң мөһиме - янә кыек юлга кереп китүдән сакларга тырышачаклар.
Мөфти белән бергә яңа үзәк җитәкчесе Азат Гәйнетдинов та Зәйнәп абыстай белән очрашуда катнашты.
Касыйм хәзрәт ТР МДНдә эшләде, төзәтү колонияләрендә дәресләр алып барды һәм исламны таратуга зур өлеш кертте. Бигрәк тә ул 2 нче колониягә еш йөрде. Күпләр аның ярдәме белән дин юлын сайладылар. Касыйм бабай ихластан ярдәм итте, нәсыйхәтләре белән дингә үгетләде. Хәзрәтне белгәннәр аны бары яхшы сүзләр белән генә искә алалар.
Зәйнәп апа Камил хәзрәткә шушындый җылы очрашу оештырганы һәм килгәне өчен рәхмәтләрен әйтте, эшендә уҗышлар теләде. Шулай ук ул ире Касыйм бабай хакында якты хатирәләрен яңартты.