Бүген "Мәрҗани" мәчетендә Казан мөхтәсибәте имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шәһәр мәчетләре имамнары катнашты.
Дин әһелләре якынлашып килүче Рамазан аен уздыруга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Шулай ук икенче мәртәбә уздырылучы республика ифтары, Ураза Бәйрәме, Корбан бәйрәме уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм чаралары хакында сүз барды.