Бу елның көзендә Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы ачарга җыеналар. Балалар бакчасы Һади Такташ урамында булыр дип көтелә. Әлеге бакча җитәкчесе Алсу Хафизова сүзләренә караганда, бирегә төрле милләт балаларын кабул итәчәкләр һәм ул 120 балага исәпләнгән.
Әлеге балалар бакчасы проекты инициаторы - Казан шәһәре мөхтәсибәте.