Бүген Изге Болгар җыенында "Хузур" нәшрият йорты беренче тапкыр китап ярминкәсен уздырды. Җыенга килгән кунакларыбыз татар, гарәп, рус телләрендә язылган дини басмалар белән таныша һәм аларны сатып ала алды.
Ярминкәдә "Хузур", "Иман", "Рисалә", "Умма", "Мир" һәм башка нәшрият йортларының китаплары, видео һәм аудиодисклары тәкъдим ителде. Дини китаплар сату оештырылган шатырдан иртәннән алып, җыен тәмамланганчыга кадәр халык өзелмәде.
Дини китап ярминкәсе бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итүгә багышлап үткәрелә торган җыенны рухи яктан тагын да баетты дип әйтергә мөмкин. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган имамнар Болгардан Мәрҗани, Ялчыгол кебек татар дин галимнәре китапларын алып кайта алуны үзе бер күңелле вакыйга итеп кабул иттеләр.