Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кырым татарлары мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашты.
Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы белән Кырым татарлары мәҗлесе арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Рефат әфәнде Казанга шул уңайдан килде. Мөфти мөхтәрәм кунакка Кол Шәриф мәчетен, Ислам музеен күрсәтте. Очрашу барышында нәзарәт эшчәнлеге һәм республика мөселманнары хакында сөйләде.