Үткән ял көннәрендә Түбән Кама мөселманнары Шәңгәлче авылына "Коръән уку" бәйгесенә җыелдылар. 15 яшькәчә балалар Изге китапны матур һәм дөрес итеп укуда ярышты. Бәйгедә катнашкан 20 бала бәйрәмгә үзләренең туганнары, әти-әниләре белән бергә килгәннәр иде, дип хәбәр итәләр Түбән Кама мөхтәсибәтеннән.
Оештыручылар балаларны өч төркемгә бүлеп катнаштырдылар. Ә аларның гыйлемен Түбән Кама хәзрәтләре бәяләде. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге балалар өчен күркәм бер бәйрәм рәвешендә узды. Алар рәхәтләнеп мәчет янындагы мәйданда уйнадылар, күңел ачтылар. Шулай ук пылау белән сыйландылар.
Күркәм чара ахырында хәзрәтләр Аллаһы Тәгаләдән җиребезгә бәрәкәт, иминлек сорап дога кылдылар.