24 майда "Казан" агросәнәгать паркында беренче тапкыр "Хәләл" ярминкә уздырылды. Әлеге ярминкәне ачу тантанасында катнашкан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мондый төр ярминкәләрне елга дүрт тапкыр үткәрү ниятләнелүе хакында әйтте. "Без күреп торабыз, халык дини кыйммәтләргә күбрәк тартыла бара. Ярминкә уздыру исә республикада хәләл индустрия үсеше барлыгын күрсәтә", - диде ул. Мөфти ярминкәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм республика оешмаларын хәләл продукцияне күбрәк җитештерергә чакырды.
Беренче республика хәләл ярминкәсен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы, ТР МДНнең "Хәләл" комитеты, "Казан" агросәнәгать паркы, "Хәләл" индустриясе милли ассоциясе оештырды.
Ярминкәгә килүчеләр өчен РИИ мөгаллиме Ринат Габбасов ислам икътисады һәм финансы темасына чыгыш ясады. Шулай ук мәдәни-күңел ачу чаралары да үткәрелде. Көннең икенче яртысында "Нәрсә ул хәләл?" дип аталган викторина уздырылды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13605