Мөслимдә “Уңган, тәрбияле мөселман кызы” дип исемләнгән бәйге булып үтте. Анда унга якын мөслимә катнашты. Бәйгегә әзерлек бер ай алдан башланган иде, чөнки чара кысаларында кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды. Мөcлим районы мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов чарага җыелганнарга вәгазь сөйләде. Бәйгене оештыруга иганәчелек ярдәмен Мөслимдәге мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Хаҗия күрсәтте.
Конкурста катнашучылар Коръән аятьләре укыдылар, кул эшләренә һәм үзләре пешереп алып килгән ризыкларга презентация ясадылар. Әлмәт шәһәренең мөслимәләр берлеге рәисе Рәйханә ханым Мөслимдәге мөселман кызларының бәйгегә зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте, катнашучыларга бүләкләрен бирде.
Беренче урынга Камилә Габдрахманова, икенче урынга Айшә Габдрахманова, өченче урынга Виктория Фазылова лаек булды.
Конкурста катнашучыларга грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.