Беренче "Хәләл" ярминкәсе кысаларында ТР МДН "Тылсымлы куллар" журналы белән берлектә балалар рәсемнәре конкурсын уздыра. 24 майда "Казан" авыл хуҗалыгы сәнәгать паркында беренче тапкыр "Хәләл" республика ярминкәсе уздырыла. Ярминкәдә республика җитештерүчеләренең хәләл ризыклары: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.
Әлеге чараны Татарстан авыл хуҗалы һәм сәүдә министрлыгы, ТР МДНнең "Хәләл" комитеты, "Казан" агросәнәгать паркы, "Хәләл" индустриясе милли ассоциясе оештыра.
Үткәрү урыны: Казан, Аграр урамы, 2, "Казан" паркы, "А" залы.
Үткәрү вакыты: 24.05.2014. Сәгать: 08.00-16.00 дә.
Рәсем конкурсында 5-10 яшьлек балалар катнаша ала. Эшләрне 23 майга кадәр түбәндәге адрес буенча килеп тапшырырга кирәк: Габдулла Тукай ур., 3, 3нче кат, 305 каб.
Җиңүчеләр 24 майда ярминкәдә бүләкләнә.