Күвәйтнең танылган галиме, шәригать фәннәре докторы шәех Мөхәммәд Әбү әл-Фаттах әл-Бәянуни Татарстан мөфтиятендә булды. Чит ил кунагын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Очрашу вакытында фән өлкәсенә кагылышлы сораулар тикшерелде. Мөфти кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды һәм мәгарифкә кагылышлы төрле проектларда катнашырга чакырды.
Шәех Казанга Россия ислам институты шәкертләренә лекцияләр укырга килде. Исламга чакыру үзенчәлекләренә багышланган лекцияләр атна дәвамында гарәп телендә барачак.
Күвәйтнең дингә өндәүчеләр үзәге мөгаллименең Идел буе төбәге имамнары өчен оештырылган курсларда укучылар белән дә очрашуы көтелә.