Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Чечняда төрле юнәлешләрдә мөселманнар белән эшләүче җитәкчеләр белән очраштылар.
Аерым алганда, 17 майда Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Грозныйда Чечняның яшьләр парламенты рәисе Алихан Әлимбаев белән очрашты. Чечня вәкиле әйтүенә караганда, бүгенге көндә республикада 500дән артык яшь кеше Коръәнне яттан өйрәнә, ә комплекслы эш нәтиҗәсендә мәчетләрне имамнар белән тулысынча тәэмин итү оештырылган.
Марсель Сабиров Чечня яшьләре вәкиле Алихан Әлимбаевны мөселман онлайн фестивалендә катнашырга чакырды. Әлеге чара 1 июльдә уздырылыр дип көтелә. Шунысы да мәгълүм, әлеге халыкара чарада Чечня мөфтие Солтан Мирзаев катнашачак.
Нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Сабирҗанов Awakening халыкара ислам төркеме җитәкчесе Шәриф Банн белән очрашты. Бу төркем нәшрият эшчәнлеген алып, ислам галимнәре белән халыкара чаралар оештыра. Очрашу вакытында сүз Татарстанда ислам галимнәре катнашында халыкара форумнар уздыру юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында барды.