16 майда Ютазы мөхтәсибәте Халыкара гаилә көне чарасын уздырды. Әлеге чарага азкеремле һәм күпбалалы гаиләләр, ятим һәм гарип балаларны тәрбияләүчеләр җыелды.
Гаилә бәйрәме көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы мөхтәсибәте, "Фәнис" мәдрәсәсе көче белән оештырылды. Төбәк казые һәм район мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин тырышлыгы белән уздырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да күңелле итеп аралаштылар, дини нәсыйхәтләр тыңладылар.