Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 16 майда Чечня республикасы Аргун шәһәрендә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның әнисе Аймани Кадыйрова исемендәге мәчет ачылу тантанасында катнашты. Әлеге мәчеттә 15 мең кеше намаз укый ала. Мәчет ачу уңаеннан республикада күркәм чаралар оештырылган һәм Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре чакырылган. Шулай ук анда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) нәселен дәвам итүчеләр дә килгән.
Мөфти бүген шулай ук Төнъяк Кавказ округы мөфтиләре белән очрашуларда да катнашты.