Бүген Татарстан мөфтие Кол Шәриф мәчетендә Россия Президенты админстрациясе җитәкчесе Мөхәммәдсәлам Мөхәммәд белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты аппараты җиҗәкчесе Әсгать Сәфәров һәм баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.
Кунак хәзрәт рәсми кунакларга Кол Шәриф мәчетен күрсәтте. Ислам музейендагы тарихи экспонатлар белән таныштырды, татарларның дини тарихына кагылышлы мәгълүматлар җиткерде. Монна тыш бүгенге көндә республикада алып барыла торган дини эшчәнлек хакында сөйләде.
Рәсми вәкилләрнең мөфти белән аралашуы вакытында диния нәзарәте эшләгән барлык мөселманнар көндәлек тормышта куллана ала торган смартфон программалары һәм интернет челтәрдә киң таралыш алган мөселман сайтлары хакында да сүз булды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13475