Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Татарстан православ җәмәгатьчелеге форумына килгән кунакларны кабул итте. Алар арасында төрле дин вәкилләре бар иде. Татарстан митрополиты Анастасий атакай, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин һәм башкалар мәчетне, биредәге Ислам музеен карадылар һәм аннары фикер алышуга корылган җылы сөйләшү булды.
Камил хәзрәт кунакларга Татарстандагы Ислам тарихы, нәзарәт эшчәнлеге һәм төрле дин әһелләре белән хезмәттәшлек хакында сөйләде. Татарстанда динара һәм милләтара татулыкны саклауда республика җитәкчелегенең зур ролен билгеләп узды һәм кунакларга Казанга килүләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13461