24 майда "Казан" авыл хуҗалыгы сәнәгать паркында беренче тапкыр "Хәләл" республика ярминкәсе уздырыла. Ярминкәдә республика җитештерүчеләренең хәләл ризыклары: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.
Әлеге чараны Татарстан авыл хуҗалы һәм сәүдә министрлыгы, ТР МДНнең "Хәләл" комитеты, "Казан" агросәнәгать паркы, "Хәләл" индустриясе милли ассоциясе оештыра.
Үткәрү урыны: Казан, Аграр урамы, 2, "Казан" паркы, "А" залы.
Үткәрү вакыты: 24.05.2014. Сәгать: 08.00-16.00 дә.