Бүген Казанда республиканың православ җәмәгатьчелеге форумы үтә. "Корстон"да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелүче һәм 500дән артык православия оешмалары вәкилләрен җыйган форумда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунак буларак катнаша. Башка дин җитәкчеләре дә чакырылган.
Чара Мәдәният елы кысаларында православ мәдәниятен саклау, үстерү максатыннан үткәрелә.