Мәскәү мөфтияте 11 майда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, милли татар көрәше ярышларын уздыра. Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров сүзләренә караганда, әлеге спорт чарасында берлек әгъзалары да катнаша. Татарстаннан 5 кеше бара. Алар Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан.
"Көрәш" дип аталган чара Мәскәү Татар милли үзәгендә уздырыла. Сәгать 10.00дә башлана.