Үткән якшәмбедә Мәскәү мөфтияте беренчелегенә, Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, милли татар көрәше ярышлары уздырылды. Россия мөселман яшьләре берлеге вәкилләре әлеге ярышларда алдынгы урыннарны алдылар. Үз үлчәү авырлыгында Булат Закиров 1нче, Айнур Измайлов 2 нче урынга чыкты.
Чараны Мәскәү һәм үзәк төбәк мөселманнары мөфтиятенең яшьләр бүлеге, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров әлеге спорт чарасында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, көрәш белән шөгыльләнүнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте һәм Аллаһы Тәгалә хуплаган гамәл икәне турында искә төшерде, шулай ук барлык ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котлады.
Берлек делегациясе белән Мәскәүгә танылган мөселман җырларын башкаручы Ильяс Халиков та барды һәм чарада катнашучыларга җиңү җырларын бүләк итте.