8 майда Ютазы районының Кече Урыссу авылында көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте Җиңү бәйрәме уңаеннан "Беркем онытылмады, бернәрсә дә онытылмады" дип исемләнгән акция уздырдылар. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары мәктәп укучылары ярдәмендә агачлар утырттылар. Әлеге чарада катнашучыларны бәйрәм белән көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин котлады.
Яшь буында ватанпәрварлык хисләрен тәрбияләү һәм аларга җирлек тарихын, райондашлары батырлыкларын өйрәтү максатаннын оештырылган чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
Шулай ук бу көннәрдә авыл татар зиратын чистарту да оештырылды. Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Камил хәзрәт Абдуллин җитәкчелегендә өмә үткәрелде.