7 майда ТР МДНнең Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Аксакаллар киңәшендә мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Аксакаллар шурасы рәисе, Нурлат районы имам-мөтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты.
Җыелышта шураның яҗа сәркатибе сайланды, бу вазыйфаны хәзер Җәгъфәр хәзрәт Мөбәрәкшин башкара. Шулай ук аксакаллар мөфтигә берничә төрле мөрәҗәгать белән чыгарга килештеләр. Аксакаллар шурасы республиканың ике төп мәчетендә- Кол Шәрифтә һәм Ак мәчеттә тәүлек дәвамында Коръән укылырга тиеш дип саныйлар. Икенчедән, өлкән яшьтәге хәзрәтләр милләтебезнең күркәм бәйрәме сабантуй көннәрендә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүне тыюны сорыйлар. Моннан тыш һәр районда мөселман балалар бакчаларын ачарга кирәклеген хуплыйлар.
Сөйләшү барышында Аксакаллар шурасының эшләрен оештыру хакында да сүз булды. Һәр мөхтәсибәттә шура әгъзасын сайлау буенча фикер алыштылар.