5 майда ТР МДНнең дәгъват бүлеге Саба җәмигъ мәчетендә вәгазь кичәсе уздырды. Вәгазь тыңларга 50гә якын кеше җыелган иде. Бүлек белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев имам Әбү Хәнифә китабы буенча "Исламда иман дөреслеге" хакында вәгазь сөйләде. Ахырдан хәзрәт вәгазь тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.