Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтеп тантаналы мәҗлес оештырды. Авыр сугыш елларанда үзләренең батырлыклары, хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткән өлкәннәрне җыйган мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар катнашты. Танылган остабикәләр Рәшидә апа Исхакова, Әлмира апа Әдиатуллиналар да бар иде. Барлыгы 50гә якын өлкән буын вәкиле - ветеран имамнар, сугыш чоры балалары мәҗлес түрендә утырды.
Күркәм чара Камил хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте, аннары хәзрәт сугышта мәрхүм булганнар рухына дога кылды. Өлкәннәрнең батырлыкларын һәм гомер буе халкыбыз, илебез өчен куйган хезмәтләрен зурлап рәхмәтләр әйтте. Җиңү бәйрәме белән котлап сәламәтлек, озын гомер, тынычлык теләде.
Шулай ук ул сугыш ветераннарының дини эшчәнлек алып баруларын билгеләп узды. Алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, рухи кыйммәтләрне халкыбызга җиткерү өчен зур тырышлыклар куялар.
Ветераннар үзләре сугыш елларын хәтерләрендә яңарттылар, тормыш хәлләре хакында сөйләделәр. Өлкәннәрне шушылай хөрмәт күрсәтеп зурлаганы һәм догалары өчен мөфтигә ихластан рәхмәтләрен әйттеләр.
Очрашу азагында ветераннарның һәркайсына күчтәнәчләр өләшенде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/ru/node/13366