Үткән җомгада Бөгелмә үзәк мәчетендә мәчетләр каршында оештырылган башлангыч дини белем бирү курслары тәмамлану уңаеннан шәкертләр һәм мөгаллимнәр мәҗлесе оештырылды. Чарага йөзгә якын имам, мөгаллим һәм шәкерт җыелган иде. Мөфти урынбасары, Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәҗлестә катнашучыларны уку елы уңышлы тәмамлану белән котлады һәм дини эшчәнлек алып баручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул дини белем алырга теләүчеләр арасында хатын-кызларны күбрәк булуын билгеләп узды һәм аларны киләсе уку елында укуларга үзләренең ирләре, ир туганнары белән килергә чакырды.
Чарада катнашучыларның барысына да Әбу Хәнифә тормышы хакындагы дисклар, шулай ук "Хузур" нәшер иткән брошюролар өләшенде.