4 майда, якшәмбе көнне, Теләче районының Иске Җөри мәхәлләсендә Коръән уку бәйгесе һәм викторина үтте. Бәйгедә 30 дан артык бала катнашты. Шулай ук чарага Казаннан Әлмира апа Әдиатуллина, РИУ да имамнар белемен күтәрү үзәгеннән Ринат хәзрәт Мозаффаров кайткан иде. Бәйге күтәренке кәеф белән бик күркәм булып үтте. Балалар да, әти-әниләрдә бик канәгать калды. Бәйгедә катнашучыларга истәкле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итәләр Теләчедән.