Буа мәдрәсәсендә өлкән яшьтәгеләр арасында Коръән сүрәләрен уку, Ислам нигезләрен белү буенча конкурс үткәрелде. Әлеге чарада Казаннан һәм башка районнан килгән кунаклар да катнашты. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе җитәкчесе Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, әлеге мәдрәсә мөгәллимәсе Зөлфия ханым, Тәтеш районы мөхтәсибе, казый Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов конкурста катнашучыларны бәяләделәр.
Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов әйтүенә караганда, мондый төр бәйгеләр, гадәттә, балалар арасында үткәрелә. Әмма өлкәннәр арасында да үзләрен сынап, ярышып карарга теләүчеләр бар, шуңа күрә алырның теләген дә истә тотарга кирәк. "Өлкән буын кешеләре мәхәллә эшчәнлегендә актив катнашалар, татарлар арасында традицион ислам кыйммәтләрен таратуга зур өлеш кертәләр. Кайбер очракларда нәсихәт укып, вәгазьләр дә сөйлиләр. Конкурс исә аларга белемнәрен тагын да ныгытырга, ачарга мөмкинлек бирә", - ди район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт.