4 майда ТР МДНнең хәйрия бүлеге яшьләр бүлеге белән берлектә "Өйдә тәртип" дип аталган чара уздырды. Әлеге чара мөселман волонтерларының өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ авыру кешеләрнең өйләрен җыештырырга булышудан гыйбарәт иде. Шул рәвешле бүлек хезмәткәрләре хәйрия ярдәме дә күрсәттеләр һәм яшьләрне өлкәннәргә ярдәм итәргә дә чакырдылар.