30 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мәдрәсә җитәкчеләре Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт эксперты Рөстәм Хәйбрахманов белән очрашты.
Сөйләшү барышында дини уку йортларына кагылышлы таләпләргә һәм шартларга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук урта һөнәри мөселман уку йортларына кагылышлы уку стандартларын эшләү һәм гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.
Чарада мәдрәсә җитәкчеләре Россия мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү федераль хезмәте белгеченә үзләрен кызыксындырган сораларны бирделәр. Эксперт һәр сорауга үзенең җавабын җиткерде.