Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Самарага эшлекле сәфәр кыла. Камил хәзрәт Россия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның төбәкләрдәге диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнаша. Очрашуда мөселман оешмалары һәм рәсми хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар карала.
Шулай ук Камил хәзрәт Самарага эшлекле сәфәре кысаларында җәмигъ мәчетендә булачак, "Нур" мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышачак, моннан тыш төбәктәге дин әһелләре белән очрашулары көтелә.