Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең чит илләр эшләре министрлыгы чакыруы буенча Австриянең Вена шәһәрендә узучы конференциядә катнаша. Әлеге чара мөселманнарга каршы кылынган җинаятьләрне киметү максатыннан җәмәгатьчелекнең хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлеге темасына багышлана.
Татарстан мөфтие конференциядә Татарстанда ислам үсеше, республикадагы динара мөнәсәбәтләр хакында чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан мөфтиятенең иҗтимагый эшләре, мәгариф өлкәсендәге эшләре, интернет челтәрдә дәгъват эшләрен оештыруга кагылышлы мәгълүматларны җиткерде.
Чараны Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешманың (ОБСЕ) демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы оештырды.