28 апрельдә Чаллының “Ак мәчете”ндә өлкән буын мөселманнарын – Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, балачаклары авыр сугыш чорына туры килүчеләрне хөрмәтләү мәҗлесе булды. Анда Яңа Шәһәрнең 8 мәчете әһелләре
катнашты. Чараны “Ак мәчет”оештырды. Ветераннарны мәчет имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин
сәламләде, саулык-сәламәтлек теләделәр. “Сез динебезне саклап, аны безгә тапшырып калучылар да”,- диде Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында. Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Фәиз улы Борһанов һәм Мостафа Шакирҗан улы Хәйбулловүз имам-хатыйб Рөстәм хәзрәткә даими игътибар, кайгырту, ярдәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Ветераннарга “Ак мәчет” тарихын яктырткан китаплар бүләк итеп бирелде, алар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.
Шундый ук чаралар шәһәрнең башка мәчетләрендә дә планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән.