Түбән Камадагы мөселман командалар арасында үткәрелүче традицион футбол турниры башланды. Турнирда 8 команда катнаша: "Бадр", "Рубин", "Эрадж", "Аманат", "Ансары", "Ихлас", "Рисаля", "Борцы". Әлеге турнир 10 ел дәвамында үткәрелеп килә. Быел "Эрадж" дип аталган яңа команда өстәлде.
Турнир уеннары атнаның һәр шимбәсендә шәһәр паркында уздырыла. Ярышлар Рамазан аена кадәр тәмамланыр дип көтелә