Буа мәдрәсәсендә өч еллык курслар тәмамлану уңаеннан күркәм чара уздырылды. Мәчеткә йөрүчеләр ял көннәрендә һәм кичләрен ислам нигезләрен өйрәнделәр. Шулардан 14е укуларга даими йөреп, курсларны уңышлы тәмамлады. Алар арасында яшьләр дә бар. Иң яше - 6нчы сыйныф укучысы Ильяс Сафиуллин өлкәннәр белән беррәттән ислам нигезләрен үзләштерде.
Мәдрәсә шәкертләренә укуларын тәмамлауны раслаучы шәһадәтнамәләрне мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды. Хәзрәт аларга уңышлар теләде, динебезгә хезмәт итәргә чакырды.
Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Рәшит хәзрәт Маликов исә, мәдрәсәдә укыган вакытларны, мөгаллимнәрне онытмаска һәм мәчетләргә йөрергә, дини эшчәнлек алып баруда катнашырга өндәде.