25 апрельдә ТР МДНнең хәйрия бүлеге һәм яшьләр бүлеге "Нас" фонды, "Әкият" курчак театры хезмәткәрләре белән берлектә "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балаларга театр кичен оештырдылар. Бу көнне үзәктә дәваланучы балалар әти-әниләре белән бергә "Әкият" курчак театрында шагыйрь Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган тамаша карадылар.
Әлеге чара дәвалану курсы уза торган балаларга һәм аларның ата-аналарына рухи ярдәм күрсәтү, шулай ук аларның Тукай иҗаты буенча гыйлемнәрен арттыру максатыннан оештырылды.