24 апрельдә Зәйнең үзәк мәчетенә шәһәр-авыллардан 15кә якын яшь ханым килде. Алар, нигездә, яшь әниләр иде. Арада бала-чагалар да бар иде. Бүгенге көндә яшь ханымнарның күбесе өйдә бала тәрбияләү белән мәшгуль. Шул сәбәпле аларның күрешү һәм аралашу җае юк дәрәҗәдә. Әмма аларның да үтемле вәгазьләр тыңлап фикер алышасылары килә. Шул сәбәпле мәчеткә җыелырга карар иттеләр. Чараның төп оештыручылары - Резеда ханым Нуруллина белән Айсылу ханым Гарифуллина булды.
Җыелышта районның имам-мөхтәсибе Сәгыйт хәзрәт Камалов чыгыш ясады, үтемле вәгазьләр сөйләнде һәм кызыклы дини викторина (сорау-җәваплар) оештырылды. .
Яшь ханымнар: “Мондый җыелулар дәвамы булса иде, бүген без монда ял иттек һәм динебез кыйммәтләре хакында мәгълүмат тупладык”, - дигән фикерләрен җиткерделәр. Нәтиҗәдә айга бер җыелышырга дигән карарга килделәр, дип хәбәр итә Зәй шәһәренең Заготзерно бистәсе имам-хатыйбы Фатих хәзрәт Нуруллин.