24 апрельдә ТР МДНнең хәйрия бүлеге хезмәткәрләре «Здравушка» реабилитация үзәгендә булды. Бу көнне Татарстанның экология министрлыгы балаларга табигатебезне сакларга өйрәткән махсус дәрес үткәрде. Нәзарәт хезмәткәрләре әлеге дәрес дәвамында балаларга биремнәрне үтәргә булыштылар. Алга таба алар үзләре дә балалар үсешенә ярдәм итүче, сабыйларга тирә-юньгә яраклашырга булыша торган дәресләр уздырырга ниятлиләр.