Узган җомгада Казанның “Тынычлык” мәчетенә мәхәллә халкы, дин әһелләре, мөгаллимнәр, татар зыялылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт дәресенә җыелды. 21 февральдә мөфти, “Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Коръән тәфсире буенча беренче дәрес уздырды.
Дәресләр һәр атнаның җомга көнендә, ястү намазыннан соң үткәрелә. Мөфти дәресләренә теләгән һәркем килә ала.