Балтач районында 50 ел укытучы булып эшләгән, әхлак дәресләрен алып баручы һәм җирле мөхтәсибәт эшендә даими катнашучы Дания Кәлимуллина Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Халкыбызга хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дания апаның динебезгә, милләтебезгә хезмәтен зурлап, Балтачта тапшырды.
Үзәк мәчеттә уздырылган тантанада Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район дин әһелләре, кунаклар катнашты.