Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районына эшлекле сәфәр кыла. Балтачта мөфти Татарстанның төньяк төбәге мөхтәсибләре - Арча, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче районнары имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Шулай ук очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм баш казый, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Мөхтәсибләр мөфтигә районнарда алып барылган дини эшчәнлек, дини чаралар оештырулары хакында сөйләделәр. Фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Шулай ук мөфти хәзрәтләре Балтачның Җәмигъ мәчетендә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе филиалының кичке бүлеген тәмамлаган 19 шәкерткә дипломнар тапшырды. Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә җитәкчесе Илъяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, имамнар катнашты.
Камил хәзрәт Карадуган мәктәбендә үткәрелгән әхлак дәресендә дә булды. Ачык дәрес кысаларында ул төрле диннәр нигезләрен өйрәтү программасы белән танышты һәм мөгаллимнәргә балаларны татарларга хас рухи кыйммәтләр белән тәрбияләгән өчен рәхмәтен әйтте, бүләкләр тапшырды.