20 апрельдә Кайбыч районы мәхәлләләрендә өйлә намазыннан соң мәчетләр каршында укып йөргән балаларга Коръән уку ярышлары оештырылды. Бу үзенә күрә бер сайлап алу туры булды. Олы Кайбыч мәхәлләсендә укып йөргән башлангыч класс балалары өчен дә сайлау турлары оештырылды, һәрберсенә бүләкләр бирелде.
27 апрельдә исә район үзәгендә гомуми балалар Коръән конкурсы үткәреләчәк.
Моннан тыш 20 апрель көнне Кайбыч районы мәхәлләләре имамнары авыл үзидарәләре белән берлектә зиаратларны җыештыру өмәләрен оештырды. Өмәләрдә яшьләр дә, олылар да бергә эшләделәр.