Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы Нурлат районында үтә. Утырышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республиканың барлык районнары мөхтәсибләре, нәзарәтнең төрле бүлекләре җитәкчеләре, рәсми кунаклар катнаша.
Мөфти Камил хәзрәт утырышка җыелган барлык имамнарга дини эшчәнлектәге тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Мөхтәрәм мөхтәсибләр, имамнар! Бүген чираттагы пленумга җыелдык. Аллаһы Тәгалә өммәтебез өчен кылган эшләрегезне нәтиҗәле һәм саваплы итсен. Үзегезгә муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормышлар язсын. Аллаһы Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен! Халкыбыз күңеленә ислам кыйммәтләрен җиткереп имин яшәргә язсын", -дип теләде. Аннары хәзрәт алдагы эшләргә-ниятләргә тукталды. Шулай ук утырышта нәзарәтнең төрле юнәлешләргә җаваплы әһелләре, район мөхтәсибләре чыгышлары тыңланды.
Пленум кысаларында Камил хәзрәт Нурлат районы җитәкчесе Равил Кузюров белән очрашып, җирлектәге дини эшләр турында да сөйләште.
Пленумга җыелган мөхтәсибләргә авыллардагы имамнарга өләшер өчен "Хузур" нәшрият йорты бастырган "Рисаләи Газизә" китабы һәм дини дисклар таратылды.