Бүген Россия ислам университетында Идел буе төбәге имамнарының белемен күтәрү курсы ачыла. Әлеге укуларны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Президентының Иделбуе төбәге федераль округындагы вәкиллеге оештыра.
Мондый төр курслар РИИда 2011 елдан башлап үткәрелеп килә. 2013 елның октябрь-декабрь айларында беренче төбәк курслары оештырылды. Һәм бу укуларда сигез төбәктән барлыгы 140 имам дини гыйлемнәрен үстерделәр. Курслар унар көнлек итеп, биш тапкыр уздырылды.
Быел укуларны 21 апрельдән башлап 26 декабрьгә кадәр уздыру ниятләнелде. Ел дәвамында чит төбәкләрдә дини эшчәнлек алып баручы барлыгы 360 имам Казанга килеп, үзләренең гыйлемнәрен тагын да үстерерләр дип көтелә. Төбәк имамнары укулары тантаналы төстә 21 апрельдә РИИның актлар залында ачыла.
Имамнарны Россия ислам институты мөгаллимнәре, нәзарәт вәкилләре, танылган дин әһелләре укыта. Алар өчен дини һәм дөньяви фәннәрне колачлаган "Дини мөселман оешмасын идарә итү тәҗрибәсе һәм теориясе" дип аталган укыту программасы әзерләнгән. Читтән килгән дин әһелләре курслары уку һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган РИИның квалификация күтәрү үзәгендә уза..
Дәресләр өчен китаплар, дисклар әзерләнгән. Шулай ук билгеле бер дәресләрдән тыш, нәзарәт вәкилләре, Казанның танылган имамнары белән очрашулар, башкала мәчетләренә бару каралган.